Гайсә бер баланы чакырып алып, алар каршына бастырды
һәм:– Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, шушындый балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез, – диде.
Имандашлар! Уйларыгыз балаларныкы кебек булмасын. Яманлыкка карата балалар кебек, ә фикер йѳртү рәвешегез белән балигъ булган кешеләр сыман булыгыз.
яңа туган сабыйлар кебек, пакь рухи сѳт эчәргә омтылыгыз, шуның белән үсеп, котылуга ирешерсез;