Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әмма сез хәзинәне күктә җыегыз: анда аны кѳя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый. Аны ѳч йѳздән артык динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә ѳләшергә була иде бит!Һәм алар аны шелтәләделәр. Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака ѳләшегез. Үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, күктә һич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, кѳя дә тѳшмәс. Сезгә әйтәм: җирдәге байлык белән үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез. – Ни ѳчен бу хуш исле майны, ѳч йѳз динарга сатып, фәкыйрьләргә ѳләшеп бирмәскә иде? – диде. Хуҗалыкларын һәм милекләрен сатып, һәркемнең хаҗәтенә карап, үзара бүлештеләр.
Выбор основного перевода