Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Инде миңа язганнарыгызга килгәндә, ир кешенең хатын-кыз белән җенси мѳнәсәбәткә кермәве яхшы, әмма, фәхешлек булмасын ѳчен, һәр ирнең үз хатыны һәм һәр хатынның үз ире булсын. Чѳнки бар кешеләрнең дә минем кебек булуларын телим. Әмма һәркемнең Аллаһыдан бирелгән сәләте бар: берәүнең мондый, ә икенче берәүнең башка тѳрле. Никахта тормаганнарга һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр. Әмма инде түзә алмасалар, ѳйләнсеннәр яки кияүгә чыксыннар. Чѳнки җенси дәрт белән януга караганда, ѳйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак.
Выбор основного перевода