Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Син нәрсә телисең? – дип сорады Гайсә.– Минем бу ике улым Синең Патшалыгыңда берсе уң ягыңа, икенчесе сул ягыңа утырачак, дип вәгъдә итсәң иде, – диде хатын. Гайсә юлга чыккач, янына бер кеше йѳгереп килде һәм Аның каршында тез чүгеп сорады:– Игелекле Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алу ѳчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? Минем бар сынауларымда сез һаман Минем белән кала бирдегез. Һәм, Атам Миңа биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм. Шулай итеп, сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике кабиләсе ѳстеннән хакимлек итеп, тәхетләрдә утырачаксыз. Мин җиңеп чыктым һәм, Атам белән бергә, Аның тәхетенә утырдым. Шулай ук, җиңүчегә Үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен.
Выбор основного перевода