Гайсә аңа:– Канунда нәрсә язылган? Син аннан нәрсә укыйсың? – диде.
Канунчы болай җавап бирде:– Раббы Аллаһыңны бѳтен йѳрәгең, бѳтен җаның, бѳтен кѳчең вә акылың белән ярат һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат.
Гайсә аңа:– Син дѳрес җавап бирдең; шулай эшлә һәм яшәрсең, – диде.
Һәртѳрле игелекле һәм камил бүләк югарыдан, яктылыклар Атасыннан килә. Ул һәрвакыт үзгәрешсез һәм һичкайчан, борылып, караңгылык тудырмый.