Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Сезгә хак сүз әйтәм: ышансагыз һәм икеләнмәсәгез, сез Мин инҗир агачы белән эшләгәнне генә эшләп калмассыз, әмма бу тауга: «Күтәрелеп, диңгезгә ташлан!» – дип әйтсәгез дә шулай булачак. – Ул ни дигән сүз: «әгәр эшли алсаң»? Ышанган кешегә һәммәсе дә мѳмкин. Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр кем дә кем бу тауга: «Күтәрелеп, диңгезгә ташлан!» – дип әйтсә, һәм күңеленнән һич тә шикләнмичә әйткән сүзләренең үтәләчәгенә ышанса, шулай булачак. Ул әйтте:– Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса һәм менә бу тут агачына: «Тамырың белән кубып, үзеңне диңгезгә күчереп утырт», – дисәгез, ул сезне тыңлар иде. Башка берәүгә шул ук Рух тарафыннан иман бирелә, ә икенче берәүгә шул ук Рух тарафыннан дәвалау сәләте бирелә. Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртѳрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, мин берни булмас идем. Алар һәммәсе дә иманнары ѳчен Изге язмада әйбәт бәя алдылар, ләкин берсе дә, җирдә яшәгән чагында, үзләренә вәгъдә ителгәнне алмады.
Выбор основного перевода