Без сезгә Раббыбыз Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның килүе хакында сѳйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, бәлки Аның мәһабәтлеген үз күзләребез белән күреп сѳйләдек.
Бѳек данлы Аллаһыдан: «Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым», – дигән аваз килгәндә, Аллаһы Ата тарафыннан Гайсәгә кадерләү һәм дан балкышы бирелде.
Гайсә белән изге тауда булган чакта, күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек.