Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Йѳзбашына Гайсә:– Ѳеңә кайт, һәм сиңа иманың буенча булсын, – диде.Һәм аның хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты. Гайсә борылып карады һәм, аны күреп:– Кыю бул, кызым! Сине ышануың савыктырды, – диде.Һәм шул вакытта ук хатын савыктырылды. Гайсә аңа:– Әй, хатын! Синең иманың нык! Сиңа теләгәнеңчә булсын, – диде.Һәм шул ук вакытта аның кызы савыкты. – Аңа кайсы сәгатьтә хәл керде? – дигән соравына, алар аңа:– Кичә кѳндезге сәгать берләрдә бизгәк аннан китте, – дип җавап бирделәр. Гайсәнең «Улың савыкты» дигән сүзләренең нәкъ шул сәгатьтә әйтелгәнен аңлагач, әти кеше үзе дә, аның йортындагыларның барысы да Гайсәгә иман китерделәр.
Выбор основного перевода