Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шул вакыттан алып, Гайсә шәкертләренә Үзенең Иерусалимга барырга һәм анда аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма ѳченче кѳнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында ачык итеп сѳйли башлады. Иерусалимга таба барганда, Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, аларның үзләренә генә әйтте: – Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар һәм канунчылар кулына тотып биреләчәк, Аны үлемгә хѳкем итәчәкләр Гайсә, унике шәкертен янына чакырып алып, аларга әйтте:– Без Иерусалимга менеп барабыз, һәм пәйгамбәрләр тарафыннан Адәм Улы хакында язылганнарның барысы да тормышка ашачак. Ул монда юк: Ул терелтеп торгызылды. Гәлиләядә чагында Аның сезгә әйткән сүзләрен исегезгә тѳшерегез: «Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм ѳченче кѳндә терелеп торырга тиеш», – дигән иде Ул сезгә.
Выбор основного перевода