Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әгәр сине уң күзең гѳнаһка тѳшерсә, аны умырып алып, читкә ташла! Бѳтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең ѳчен яхшырак булыр. Әгәр сине уң кулың гѳнаһка тѳшерсә, аны чабып, читкә ташла! Синең бѳтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең ѳчен яхшырак булыр. Әмма Миңа иман итүче шушындый кечкенәләрнең берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташын асып, тирән диңгез суында батырсалар, аның ѳчен яхшырак булыр иде. Дѳньяга кайгы, чѳнки юлдан яздырырдай нәрсәләр күп! Вәсвәсәләрнең килүе котылгысыз, әмма алар кем аркылы килә, шуңа кайгы! Әгәр сине кулың яки аягың вәсвәсәгә тѳшерсә, аны чабып, читкә ташла! Ике кулың һәм ике аягың белән мәңгелек утка ташлануга караганда, тормышка бер кулың белән яки аксак килеш керүең синең ѳчен яхшырак. шушы кечкенәләрнең берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ташласалар, аның ѳчен яхшырак булыр иде. Әмма сак булыгыз: бу хѳрлегегез иманы зәгыйфь булганнарны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәп булмасын. Менә шуңа күрә мин ашаган ризык имандашымны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәпче булса, аны вәсвәсәләндермәү ѳчен һичкайчан ит ашамам. Яһүдләргә дә, грекларга да яисә Аллаһы бердәмлегенә дә абыну ташы булмагыз.
Выбор основного перевода