Ул Исраил балаларының күбесен Раббыга, аларның үз Аллаһысына кире кайтарыр.
Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, ул Раббы алдыннан барыр, аталарны һәм балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмаучыларны тәкъва кешеләрнең фикер йѳртү юлына борыр һәм шулай итеп халыкны Раббының килүенә әзерләр.