Toggle navigation
Главная
Переводы Библии
Комментарии к Библии
Библейские словари и энциклопедии
Новости
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Сделайте выбор
Комментарии Баркли
Новая Женевская Учебная Библия
Толкование Златоуста
Учебная Библия МакАртура
Толкование Жана Кальвина
Комментарии МакДональда к Библии
Серия комментариев МакАртура
Толкование Мэтью Генри
Толковая Библия Лопухина
Толкование Далласской семинарии
Толкование Блаженного Феофилакта Болгарского
Новый Библейский Комментарий
Комментарии Давида Стерна к Новому Завету
Комментарии Сперджена
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Выбор книги основного перевода
От Матфея
Яңа Гаһед
Яңа Гаһед
От Матфея
Яңа Гаһед
Книга От Матфея в переводе Татарский (татарча)
От Марка
Яңа Гаһед
Книга От Марка в переводе Татарский (татарча)
От Луки
Яңа Гаһед
Книга От Луки в переводе Татарский (татарча)
От Иоанна
Яңа Гаһед
Книга От Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Деяния
Яңа Гаһед
Книга Деяния в переводе Татарский (татарча)
К Римлянам
Яңа Гаһед
Книга К Римлянам в переводе Татарский (татарча)
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 1. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
2. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 2. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
К Галатам
Яңа Гаһед
Книга К Галатам в переводе Татарский (татарча)
К Ефесянам
Яңа Гаһед
Книга К Ефесянам в переводе Татарский (татарча)
К Филиппийцам
Яңа Гаһед
Книга К Филиппийцам в переводе Татарский (татарча)
К Колоссянам
Яңа Гаһед
Книга К Колоссянам в переводе Татарский (татарча)
1. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 1. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
2. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 2. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
1. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 1. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
2. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 2. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
К Титу
Яңа Гаһед
Книга К Титу в переводе Татарский (татарча)
К Филимону
Яңа Гаһед
Книга К Филимону в переводе Татарский (татарча)
К Евреям
Яңа Гаһед
Книга К Евреям в переводе Татарский (татарча)
Иакова
Яңа Гаһед
Книга Иакова в переводе Татарский (татарча)
1. Петра
Яңа Гаһед
Книга 1. Петра в переводе Татарский (татарча)
2. Петра
Яңа Гаһед
Книга 2. Петра в переводе Татарский (татарча)
1. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 1. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
2. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 2. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
3. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 3. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Иуды
Яңа Гаһед
Книга Иуды в переводе Татарский (татарча)
Откровение
Яңа Гаһед
Книга Откровение в переводе Татарский (татарча)
← Предыдущая
От Матфея
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
Гайсә, алты кѳннән соң, Петерне, Ягъкубны һәм аның энесе Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр.
2
Гайсәнең тышкы кыяфәте аларның күз алдында үзгәреп китте: йѳзе кояш кебек балкыды, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды.
3
Менә алар каршында Муса белән Ильяс пәйгамбәрләр пәйда булдылар һәм алар Гайсә белән сѳйләштеләр.
Параллельные места
Отсутствуют
4
Петер Гайсәгә әйтте:– Раббыбыз! Безнең монда булуыбыз нинди яхшы! Телисеңме, ѳч чатыр корам: берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска?
5
Петер сѳйләгән вакытта балкып торган болыт тѳшеп, аларны каплады. Һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде.
6
Бу тавышны ишетеп, шәкертләр йѳзтүбән капландылар һәм нык куркыштылар.
7
Гайсә, яннарына килеп, аларга кагылды һәм:– Торыгыз, курыкмагыз! – диде.
8
Шәкертләр, күтәрелеп карагач, Гайсәдән башка беркемне дә күрмәделәр.
9
Таудан тѳшкәндә Гайсә аларга боерып әйтте:– Адәм Улы терелтеп торгызылганга кадәр, күргәнегез хакында беркемгә дә сѳйләмәгез.
10
– Ә канунчылар ни ѳчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – дип сорадылар шәкертләре.
11
– Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, – дип җавап бирде Гайсә. –
12
Сезгә әйтәм: Ильяс килде инде, ләкин кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Шулай ук Адәм Улы да алар аркасында күп газаплар кичерәчәк.
13
Шунда шәкертләре Гайсәнең Чумдыручы Яхъя хакында сѳйләгәнен аңладылар.
14
Алар халык тѳркеме янына әйләнеп кайткач, Гайсә алдына бер кеше килде һәм тезләренә егылып:
15
– Әфәндем, улымны кызганчы! Аңарда ѳянәк авыруы, ул бик газаплана. Еш кына әле утка, әле суга ташлана.
16
Мин аны шәкертләреңә китергән идем, әмма алар аны савыктыра алмадылар, – диде.
17
– Әй, имансыз һәм бозык буын! Миңа күпме сезнең белән булырга? Сезне күпме түзеп торырга? Малайны Минем янга китерегез! – диде Гайсә.
18
Гайсә җенгә чыгарга әмер бирде. Җен чыкты, малай исә шул ук мизгелдә савыкты.
19
Шәкертләре Гайсә белән ялгыз гына калгач, Аның янына килделәр һәм:– Ни ѳчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорадылар.
20
Гайсә җавап бирде:– Чѳнки инануыгыз аз. Сезгә хак сүз әйтәм: сезнең горчица орлыгы кадәр генә инануыгыз булса һәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтсәгез, ул урыныннан күчәр иде; сезгә мѳмкин булмаган һичнәрсә булмас иде. [
21
]
22
Алар Гәлиләядә бергә җыелгач, Гайсә аларга әйтте:– Адәм Улы кешеләр кулына тотып бирелергә
23
һәм үтерелергә тиеш, әмма ѳченче кѳнне Ул терелтеп торгызылачак.Шәкертләр бик зур хафага тѳштеләр.
24
Алар Кәпәрнаумга килеп җиткәч, Аллаһы Йортына салым җыючылар Петер янына килделәр.– Остазыгыз салым түләмиме? – дип сорадылар алар.
25
– Әйе, түли – дип җавап бирде Петер.Петер ѳйгә кергәч, беренче булып сүзне Гайсә башлады:– Петер, син ничек уйлыйсың: җирдәге патшалар салымны һәм ясакны кемнән түләтәләр? Үз халкыннанмы, әллә чит җир кешеләреннәнме?
26
Петер:– Чит җир кешеләреннән, – дип җавап бирде.– Алай булгач, үзенекеләре түләүдән ирекле, – диде Гайсә. –
27
Әмма аларны рәнҗетмик. Диңгезгә барып кармак сал. Беренче эләккән балыкны алып, аның авызын ач һәм анда кѳмеш тәңкә табарсың. Аны алып, Минем ѳчен дә, үзең ѳчен дә салым җыючыларга бир.
← Предыдущая
От Матфея
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО