Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Сезгә әйтәм: Ильяс килде инде, ләкин кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Шулай ук Адәм Улы да алар аркасында күп газаплар кичерәчәк. – Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, – дип җавап бирде Гайсә. – Ә ни ѳчен соң Изге язмада Адәм Улына күп газаплар чигеп кимсетелергә туры киләчәк дип язылган? чѳнки Үзенең шәкертләрен ѳйрәтә иде. Ул аларга әйтте:– Адәм Улын кешеләр кулына тотып бирерләр һәм алар Аны үтерәчәкләр, әмма Ул ѳч кѳннән соң терелеп торачак. – Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар һәм канунчылар кулына тотып биреләчәк. Алар Аны үлемгә хѳкем итеп, Аны мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар. Әмма башта Ул күп газаплар чигәргә һәм бу буын тарафыннан кире кагылырга тиеш.
Выбор основного перевода