Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шуннан соң канунчылар һәм фарисейләр арасыннан берничәсе Аңа әйттеләр:– Остаз, без Синең илаһи билге күрсәтүеңне телибез. Ләкин Гайсә аларга җавап бирде:– Явыз һәм Аллаһыга иман итмәүче буын билге таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс. Чѳнки Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында ѳч кѳн һәм ѳч тѳн үткәргән кебек, Адәм Улы да җир тирәнлегендә ѳч кѳн һәм ѳч тѳн үткәрер. Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аның күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. Гайсә тирәсенә кешеләр тагын да күбрәк җыелган вакытта, Ул сѳйли башлады:– Бу буын кешеләре – явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс галәмәтеннән башка билге бирелмәс. Алар Аңа әйттеләр:– Сиңа иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың?
Выбор основного перевода