Шул вакыттан башлап Гайсәнең күп кенә шәкертләре Аннан аерылып киттеләр һәм башка Аның белән бергә йѳрмәделәр.
Шуннан соң Гайсә унике шәкертеннән:– Сез дә китәргә теләмисезме? – дип сорады.
Шимун Петер Аңа:– Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит.
Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз, – дип җавап бирде.