Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
– Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйтсайда! Әгәр сездә эшләнгән могҗизалар Тур һәм Сидун шәһәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәр киеп һәм кѳлгә утырып тәүбә итәрләр иде. Аннары Гайсә шәкертләренә, Аның халыкны җибәрүен кѳтмичә, хәзер үк кѳймәгә утырып, каршы як ярдагы Бәйтсайдага Үзеннән алданрак китәргә кушты. Гайсә кайда гына булмасын, авыллардамы, шәһәрләрдәме, берәр йорттамы, бѳтен җирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыктырылды. Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сѳйләп бирделәр. Үзе белән аларны гына алып, Ул Бәйтсайда дигән шәһәргә китте.
Выбор основного перевода