Шул вакытта болыт тѳшеп, аларны каплады һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде.
Ул, иң элек абыйсы Шимунны табып, аңа:– Без Мәсихне очраттык, – диде һәм Шимунны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сѳртелгән Зат дигән мәгънәдә.)
Шимун Петер Аңа:– Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит.
Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз, – дип җавап бирде.
Марта Аңа:– Әйе, Раббым! Синең дѳньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам, – диде.