Гайсәнең исеме киң танылгач, ул хакта Һируд патшага да ишетелде. Кайберәүләрнең сѳйләвенчә, Бу – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя, шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар,
башкалары сѳйләвенчә, Ул – Ильяс, бүтәннәре исә, борынгыда булган пәйгамбәр кебек бер пәйгамбәр Ул, дигәннәр.
Идарәче Һируд боларның барысы турында ишетеп аптырашта кала. Чѳнки кайберәүләр: «Бу – үледән терелеп торган Яхъя»,
кайсылары: «Ильяс җиргә килгән», башкалары исә: «Борынгы пәйгамбәрләрнең берсе терелгән», – дип әйтәләр иде.