Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шуннан соң Гайсә аңа әйтте:– Кара аны, берәүгә дә сѳйләмә, ә руханига барып үзеңне күрсәт һәм терелүеңне исбатлау билгесе итеп Муса кануны буенча таләп ителгән бүләкне тәкъдим ит. Гайсә күп кешеләрне тѳрле авырулардан савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды. Әмма җеннәр Аның Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сѳйләргә рѳхсәт итмәде. Гайсә каты кисәтеп:– Кара аны, берәүгә дә берни сѳйләмә. Ләкин руханига бар. Ул үзе сине карасын. Барысына да терелүең билгесе итеп, син Муса канунында таләп ителгән корбан бүләген китер, – дип, аны шунда ук җибәрде. Сез Мәсих белән бергә терелеп тордыгыз, шуңа күрә күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз, Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра; Каты азык исә ѳлкәннәр ѳчен; алар тормыш итү тәҗрибәсе аша яхшылык белән яманлыкны аерырга ѳйрәнәләр.
Выбор основного перевода