Шуннан соң Гайсә сүзен дәвам итте:– Дустыбыз Лазар йоклап киткән, Мин аны уятырга барам.
Аның шәкертләре:– Раббыбыз! Йоклап киткән булса, савыгыр, – диделәр.
Гайсә аның үлгәнлеге хакында әйткән иде, алар исә, гадәттәге йокы турында сѳйли, дип уйладылар.
Шуңа күрә Гайсә аларга ачык итеп:– Лазар үлде.
Паул урамга чыкты, егетнең ѳстенә иелеп аны кочаклады һәм: – Борчылмагыз, ул исән, – диде.
«Үлем! Синең җиңүең кайда? Үлем! Синең угың кайда?» – дип, Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашар.
Үлемнең угы исә – гѳнаһ; ә инде гѳнаһның кѳче – канун.
Раббыбыз Гайсә Мәсих аша безгә җиңү биргән Аллаһыга рәхмәт яусын!