Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә, кызганып, кулын сузып, аңа кагылды һәм әйтте:– Әйе, телим. Тазарын! Күп кешеләрне савыктырган булганга, чирдән интеккән кешеләр, Аңа кагылыр ѳчен, Аның янына этешеп-тѳртешеп киләләр иде. Гайсә кайда гына булмасын, авыллардамы, шәһәрләрдәме, берәр йорттамы, бѳтен җирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыктырылды. Алар Бәйтсайдага килделәр. Кешеләр, Гайсә янына бер сукырны китереп, ѳстенә кулларын куеп алуын үтенделәр. Һәммәсе Гайсәгә кагылырга тырышты, чѳнки Аннан чыккан кодрәт барысын да савыктыра иде.
Выбор основного перевода