Моны ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп баручыларга әйтте:– Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә Мин мондый ышануны һичкемдә күрмәгән идем.
Йѳзбашына Гайсә:– Ѳеңә кайт, һәм сиңа иманың буенча булсын, – диде.Һәм аның хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты.
Гайсә исә хатынга:– Ышануың сине коткарды, имин йѳр, – диде.
Әмма Гайсә, аның шулай дигәнен ишетеп, Яһиргә:– Курыкма, ышан гына һәм кызың савыгачак, – диде.
– Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз.