Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә, кулын сузып, аңа кагылды һәм:– Әйе, телим. Тазарын! – диде. Һәм шунда ук аның махауы тазарды. Шуңа күрә Ул анда бер генә дә кодрәтле эш күрсәтә алмады, фәкать ѳсләренә кулларын куеп, берничә авыру кешене савыктырды. Аның янына чукрак һәм начар сѳйләшә торган кешене китереп, аның ѳстенә кулларын куеп алуын үтенделәр. Гайсә сукырны җитәкләп авылдан чыгарды. Аның күзләренә тѳкереп һәм башына кулларын куеп сорады:– Берәр нәрсә күрәсеңме? Гайсә аның күзләренә тагын кулларын тидергәч, ул текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады. Ул илаһи күренештә Һанани исемле берәүнең үзе янына килүен һәм, күзләре янә күрә башласын ѳчен, Һананиның аның ѳстенә кулларын куюын күрде, – диде аңа Раббы. Һәм Һанани, шул йортка килеп, Шаул ѳстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын ѳчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип Раббы – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине синең яныңа җибәрде, – диде Һанани.
Выбор основного перевода