Күктән:– Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым, – дигән тавыш килде.
Петер сѳйләгән вакытта балкып торган болыт тѳшеп, аларны каплады. Һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде.
Күктән: «Син – Минем сѳекле Улым. Син Минем куанычым!» – дигән тавыш килде.
Шул вакытта болыт тѳшеп, аларны каплады һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде.
һәм Аңа күгәрчен рәвешендә Изге Рух иңде. Күкләрдән:– Син – Минем сѳекле Улым. Син Минем куанычым! – дигән сүзләр ишетелде.
Бѳек данлы Аллаһыдан: «Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым», – дигән аваз килгәндә, Аллаһы Ата тарафыннан Гайсәгә кадерләү һәм дан балкышы бирелде.
Аллаһы борынгы заманда пәйгамбәрләр аша ата-бабаларыбызга күп мәртәбәләр һәм күп тѳрле сѳйләде.
Шушы соңгы кѳннәрдә Ул безгә бѳтен нәрсәнең варисы итеп куйган Улы аша сѳйләде. Аллаһы галәмне Улы аша барлыкка китерде.
Аның Улы – Аллаһының даны чәчкән яктылык вә Аллаһының тѳп-тѳгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гѳнаһларыннан чистарткач, Ул күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды.