Шәкертләре Аның янына килеп, сорадылар:– Син ни ѳчен халык белән кинаяле хикәяләр кулланып сѳйләшәсең?
– Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. –
Кемнең бар, шуңа бирелер һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемнең юк, аңардан булганы да тартып алыныр.
Менә шуңа күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр кулланып сѳйлим: алар бит карыйлар, әмма күрмиләр, тыңлыйлар, әмма ишетмиләр һәм тѳшенмиләр.
Шулай Ишагыйянең пәйгамбәрлек сүзләре аларда тормышка ашты:«Тыңлап-тыңлап та, аңламассыз,Карап-карап та, күрмәссез.
Чѳнки бу халыкның йѳрәген май баскан.Кѳчкә генә ишетә колаклар,Күзләрен дә алар йомганнар.Әгәр шулай булмаса,Күзләре белән күрерләр,Колаклары белән ишетерләр иде.Йѳрәкләре белән аңларлар,Миңа таба борылырларҺәм Мин аларны савыктырыр идем».