Мин сезгә әйтәм: кѳнчыгыштан һәм кѳнбатыштан күпләр килерләр һәм Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлес ѳстәле артында утырырлар.
Кѳннәрдән беркѳнне фәкыйрь вафат булган һәм фәрештәләр аны Ибраһим янына илткәннәр; бай да үлгән, аны күмгәннәр.