Фарисейләр килеп, Гайсә белән бәхәсләшә башладылар. Аны сынарга теләп, алар күктән илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр.
Менә бер канунчы урыныннан торды һәм, Гайсәне сынап карарга теләп:– Остаз! Мәңгелек тормыш алу ѳчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
Гайсә аңа:– Канунда нәрсә язылган? Син аннан нәрсә укыйсың? – диде.
Канунчы болай җавап бирде:– Раббы Аллаһыңны бѳтен йѳрәгең, бѳтен җаның, бѳтен кѳчең вә акылың белән ярат һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат.
Гайсә аңа:– Син дѳрес җавап бирдең; шулай эшлә һәм яшәрсең, – диде.
Кайбер канунчылар моңа:– Остаз! Син яхшы әйттең, – диделәр.