Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Изгеләргә ярдәм итү хакында сезгә язып торуның кирәге дә юктыр, чѳнки мин тырышлыгыгызны беләм һәм, Ахаядә ярдәм инде үткән елдан бирле үк әзерләнгән дип, македуниялеләр алдында сезнең белән мактанам. Сезнең тырышлыгыгыз аларны дәртләндерде. Ә мактавым бу очракта буш булмасын, бәлки, әйткәнемчә, инде әзер булырсыз дип, имандашларны яныгызга җибәрдем. Югыйсә, македуниялеләр минем белән килгәндә сезне әзерлексез хәлдә тапсалар, без сезгә шундый нык ышаныч белдергәнгә күрә, без дә оятка калырбыз, һәм сез дә – миңа моны әйтеп торырга да кирәкми. Шуңа күрә, имандашлардан алдан ук баруларын һәм сез вәгъдә иткән юмарт бүләгегезне әзерләүләрен үтенүне зарури дип таптым. Чѳнки бүләкнең теләр-теләмәс түгел, бәлки юмарт рәвештә әзер булуын телим. Чѳнки тырышлык булганда, кемнең нәрсәсе булмауга карап түгел, бәлки нәрсәсе булуга карап бүләге кабул ителә.
Выбор основного перевода