Яхъя җибәргән кешеләр киткәч, Гайсә халыкка Яхъя хакында сѳйли башлады:– Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме?
Нәрсә карарга бардыгыз соң сез? Купшы киемнәргә киенгән кешенеме? Ә бит кыйммәтле киемнәргә киенүчеләр һәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында.
Ул чакта, нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бѳегрәк!
Изге язмада:«Мин Синең алдыңнанхәбәрчемне җибәрәм,ул Синең алдыңнан Сиңа юл әзерләр», –дип язылган сүзләр аның турында.
Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Яхъя пәйгамбәрдән бѳегрәк берәү дә юк. Ә Аллаһы Патшалыгында иң кечесе дә аннан бѳегрәк, – дип әйтте Гайсә.
Бу сүзләрне ишеткән бѳтен халык, хәтта салым җыючылар да, Аллаһының хак икәнен икърар иттеләр, чѳнки алар Яхъя тарафыннан суга чумдырылган иделәр.
Ә Яхъя тарафыннан чумдырылмаган фарисейләр һәм канун укытучылары Аллаһының үзләренә карата булган ихтыярын кире кактылар.
Гайсә дәвам итеп:– Шулай итеп, бу буын кешеләрен нәрсәгә тиңләп була, алар нәрсәгә охшаган? – диде. –
Алар:«Без сезгә күңелле кѳйләр уйнадык,ә сез биемәдегез.Без кайгылы җырлар җырладык,ә сез еламадыгыз», –дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый.
Чумдыручы Яхъя килде, икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез: «Ул – җенле», – дисез.
Адәм Улы килде. Ашый да, эчә дә, һәм сез: «Күрегез әле, бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гѳнаһлыларның дусты», – дисез.
Ә Аллаһының Зирәклеге барлык балалары тарафыннан хак дип исбат ителде.
Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру ѳчен Җибәрүче: «Кем ѳстенә Рух иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр», – дигән иде.