Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – һәм сезгә ачарлар. Ата Улында данлансын ѳчен, Минем исемем белән нәрсә генә сорасагыз да, эшләрмен. Минем исемем белән Миннән нәрсә сорасагыз да, Мин аны эшләрмен. Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер. Ул кѳнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамаячаксыз. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк. Моңарчы сез Минем исемем белән бернәрсә дә сорамадыгыз. Сорагыз һәм алырсыз, һәм сезнең куанычыгыз тулы булыр. Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чѳнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә. Ләкин сез иман белән, инанып, һич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чѳнки шикләнүчеләр, җил куып йѳрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар.
Выбор основного перевода