Гайсә җавап бирде:– Чѳнки инануыгыз аз. Сезгә хак сүз әйтәм: сезнең горчица орлыгы кадәр генә инануыгыз булса һәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтсәгез, ул урыныннан күчәр иде; сезгә мѳмкин булмаган һичнәрсә булмас иде. [
– Сезгә хак сүз әйтәм: ышансагыз һәм икеләнмәсәгез, сез Мин инҗир агачы белән эшләгәнне генә эшләп калмассыз, әмма бу тауга: «Күтәрелеп, диңгезгә ташлан!» – дип әйтсәгез дә шулай булачак.
Ул әйтте:– Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса һәм менә бу тут агачына: «Тамырың белән кубып, үзеңне диңгезгә күчереп утырт», – дисәгез, ул сезне тыңлар иде.
Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртѳрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, мин берни булмас идем.