Ул андагы Аллаһы Йортында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны һәм акча алмаштырып утыручыларны күргәч,
баудан чыбыркы үреп, барысын да – сарыкларны да, үгезләрне дә – Аллаһы Йортыннан куып чыгарды. Акча алмаштыручыларның ѳстәлләрен аударып ташлап, акчаларын чәчеп җибәрде.
Күгәрчен сатучыларга:– Боларны моннан алып китегез! Минем Атамның йортын базарга әйләндермәгез! – диде.