Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә сүзләрен тәмамлагач, Аның ѳйрәтүенә халык хәйран калды. Баш руханилар һәм фарисейләр Гайсәнең гыйбрәтле хикәяләрен ишетеп, Аның үзләре хакында сѳйләвен аңладылар. Алар Гайсәне кулга алырга теләделәр, ләкин Аны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыктылар. Аның ѳйрәтүенә барысы да хәйран калдылар, чѳнки Ул канунчылар кебек түгел, бәлки хакимлеге булган кеше кебек ѳйрәтте. Ике кѳннән соң Коткарылу һәм Тѳче күмәч бәйрәме буласы иде. Баш руханилар һәм канунчылар Гайсәне хәйлә белән кулга алып, үтерү әмәлен эзләделәр. Аның ѳйрәтүенә хәйран калдылар, чѳнки Ул хакимнәрчә сѳйли иде. Шундук баш руханилар һәм канунчылар, Ул сѳйләгән гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, Аны кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. Баш руханилар һәм канунчылар халыктан курыкканга, алардан яшерен рәвештә, Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр.
Выбор основного перевода