Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аннан киткәч, Гайсә башка ике бертуганны – Зебедәй улы Ягъкубны һәм аның туганы Яхъяны күреп алды. Алар үзләренең аталары Зебедәй белән бергә кѳймәдә ятьмәләрен тѳзәтәләр иде. Ул Үзенә иярергә ѳндәде. Менә ул унике рәсүлнең исеме: беренчесе – Петер дип аталган Шимун һәм аның энесе Әндри, Зебедәй улы Ягъкуб һәм аның энесе Яхъя, Гайсә, алты кѳннән соң, Петерне, Ягъкубны һәм аның энесе Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. Гайсә, бераз баргач, Зебедәй улы Ягъкубны һәм аның энесе Яхъяны күрде. Алар кѳймәдә ятьмәләрен тѳзәтәләр иде, Ягъкуб һәм Яхъя белән бергә гыйбадәтханәдән чыккач ук, алар Шимун белән Әндри йортына юнәлделәр. Зебедәй улы Ягъкуб һәм аның энесе Яхъя, – Гайсә аларны «Боаниргес», ягъни «Күк күкрәү уллары» дип атады, Гайсә Петердән, Ягъкубтан, Ягъкубның энесе Яхъядан башка һичкемгә Үзе белән барырга рѳхсәт итмәде. Алты кѳннән соң, Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. Гайсәнең тышкы кыяфәте аларның күз алдында үзгәреп китте. Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең ачулары чыкты. Гайсә Зәйтүн тавында Аллаһы Йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри Аның белән берүзләре калгач, сорадылар: Ул Үзе белән Петерне, Ягъкубны, Яхъяны алды. Гайсәне авыр кичереш һәм тойгылар биләп алды. Шулай ук Шимунның иптәшләре Зебедәй уллары Ягъкуб белән Яхъя да хәйран калды. Гайсә Шимунга:– Курыкма, шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсың, – диде. Ул Петер дип атаган Шимунны һәм аның энесе Әндрине, Ягъкубны һәм Яхъяны, Филипне һәм Бартулумайны, Яһирнең ѳенә килеп җиткәч, Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан һәм кызның әти-әнисеннән башка берәүгә дә керергә рѳхсәт итмәде. Шушы сүзләрне сѳйләгәннән соң сигез кѳн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны Үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга менде. Гайсәнең шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя исә, моны күреп:– Раббыбыз! Күктән ут тѳшсен һәм аларны юкка чыгарсын, дип боеруыбызны телисеңме? – диделәр. Кайтып җиткәч, үзләре тукталган ѳске каттагы бүлмәгә керделәр. Анда Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Һалфай улы Ягъкуб, Шимун кѳрәшүче һәм Ягъкуб улы Яһүд бар иде.
Выбор основного перевода