Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Фарисейләр килеп, Гайсә белән бәхәсләшә башладылар. Аны сынарга теләп, алар күктән илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. Алар моны, Гайсәне сынау ѳчен, Аны гаепләргә берәр сылтау табарбыз, дигән уй белән әйттеләр. Әмма Гайсә, чүгәләп, бармагы белән җиргә яза башлады. Ә башкаларга, Раббы түгел, мин әйтәм: әгәр берәр имандашыңның иман итмәүче хатыны булса һәм хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламаска тиеш. Берәр хатынның ире иман итми икән һәм ир аның белән яшәргә риза булса, хатын аны ташламаска тиеш. Чѳнки иман итмәүче ир иманлы хатын аша һәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Югыйсә сезнең балаларыгыз саф булмас иде; ә болай изге булалар. Иман итмәүче аерылырга теләсә, аерылсын. Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын-кыз бер-беренә бәйләнмәгәннәр. Аллаһы безне имин яшәргә чакырды. Әй син, хатын, иреңне коткара алмаячагыңны каян беләсең? Яки, әй син, ир, хатыныңны коткара алмаячагыңны каян беләсең?
Выбор основного перевода