Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Үзегезгә байлыкны җирдә җыймагыз. Анда аны кѳя тапый, ул тутыга, караклар урлап чыга. Әмма сез хәзинәне күктә җыегыз: анда аны кѳя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый. Үзенең хачын алмаган һәм Миңа ияреп бармаган кеше Миңа лаек түгел. Үзе янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып, Гайсә әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Миңа иярсен. Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака ѳләшегез. Үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, күктә һич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, кѳя дә тѳшмәс. Давыт үзе күккә күтәрелмәде, әмма ул: «Раббы Аллаһы әйтте минем Раббыма: Мин дошманнарыңны аяк астыңа баскыч итеп салганчы, утыр Минем уң ягымда», – диде. Иман итүчеләр арасында беркем дә мохтаҗ булмады, чѳнки җирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын рәсүлләр карамагына тапшыралар иде. Һәркемгә хаҗәтенә карап бирелә иде.
Выбор основного перевода