Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр.
Аннан киткәч, Гайсә башка ике бертуганны – Зебедәй улы Ягъкубны һәм аның туганы Яхъяны күреп алды. Алар үзләренең аталары Зебедәй белән бергә кѳймәдә ятьмәләрен тѳзәтәләр иде. Ул Үзенә иярергә ѳндәде.
Алар шунда ук кѳймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр.