Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше, хатынының зина кылу сәбәбе булмый торып, аның белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Һәм аерылган хатынга ѳйләнгән кеше дә зина кыла. Үз хатынын аерып, башка хатынга ѳйләнүче һәркем зина кыла; һәм иреннән аерылган хатынга ѳйләнүче дә зина кыла. Шуңа күрә, ире исән чакта, башка ир-атныкы булса, зина кылучы дип аталачак; ә инде ире үлсә, хатын бу кануннан азат ителә һәм башка берәүгә кияүгә чыкса да зина кылучы булмый. Ә инде ѳйләнгәннәргә һәм кияүдәгеләргә мин түгел, Раббы әмер итә: хатын иреннән аерылмасын. Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез торсын яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын.
Выбор основного перевода