Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә, Адәм Улының күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга һәм үтерелергә, әмма ѳч кѳннән соң терелеп торырга тиешлеге турында шәкертләренә сѳйли башлады. чѳнки Үзенең шәкертләрен ѳйрәтә иде. Ул аларга әйтте:– Адәм Улын кешеләр кулына тотып бирерләр һәм алар Аны үтерәчәкләр, әмма Ул ѳч кѳннән соң терелеп торачак. Ул:– Адәм Улы күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга, үтерелергә әмма ѳченче кѳнне терелтеп торгызылырга тиеш, – диде. Игезәк кушаматлы Томас шәкертләргә:– Әйдәгез, киттек, Аның белән бергә без дә үлик, – диде. Яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме якынлашканда, бәйрәм алдыннан пакьләнергә дип, Иерусалимга илнең тѳрле почмакларыннан күп халык килде.
Выбор основного перевода