Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Агачлар җимеш биргән кебек, тәүбә иткәнегезне эш белән күрсәтегез! «Безнең бит атабыз – Ибраһим», – дип уйламагыз да. Мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы менә шушы ташлардан Ибраһимга балалар булдыра ала. Унсигез ел буена шайтан бәйләп тоткан, Ибраһим нәселеннән булган бу хатынны бу чирдән шимбә кѳнне азат итәргә ярамыймыни? – Раббы Гайсә Мәсихкә иман китер. Шулай эшләсәң үзең дә котылырсың, бѳтен ѳең дә котылыр. Аллаһының вәгъдәсе, мәрхәмәт буенча гына булсын ѳчен, иманга нигезләнгән. Шулай итеп, вәгъдә Ибраһим токымының һәммәсе ѳчен дә: канунны тотучылар ѳчен генә түгел, бәлки аның кебек иман итүчеләр ѳчен дә ышанычлы. Чѳнки, Изге язмада «Мин сине күп халыкларның атасы итеп куйдым» дип язылганча, Ибраһим – безнең һәммәбезгә ата. Үлеләрне терелтүче, булмаган нәрсәләрне барлыкка китерүче Аллаһыга ышанган Ибраһим – Аның каршында безнең барыбыз ѳчен дә ата. Моннан сез шуны аңлагыз: иманга таянучылар – Ибраһимның чын балалары.
Выбор основного перевода