Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай Ишагыйянең пәйгамбәрлек сүзләре аларда тормышка ашты:«Тыңлап-тыңлап та, аңламассыз,Карап-карап та, күрмәссез. «Аллаһыга борылып кичерелмәсеннәр ѳчен,Карап-карап та, күрмәсеннәр,Тыңлап-тыңлап та, аңламасыннар». Һәм Аның халкынагѳнаһларының кичерелүе аша булганкотылу хакында белдерерсең, Караңгыда һәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирү ѳчен,Аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү ѳченкиләчәк Ул. Ул аларга:– Аллаһы Патшалыгының серләрен белү сезгә бирелгән, ә башкаларга, караганда күрмәсеннәр, тыңлаганда тѳшенмәсеннәр ѳчен, кинаяле хикәяләр белән сѳйлим. Ишагыйя пәйгамбәрнең:«Йа Раббым! Без сѳйләгән хәбәргә кем ышанды?Раббының кодрәте кемгә ачылды?» –дигән сүзләре тормышка ашты. Аллаһы, Гайсә Мәсих аша килүче тынычлык хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләп, Исраил улларына Үзенең сүзен җибәрде. Гайсә – һәммәбезнең Раббысы. «Бу халык янына бар да әйт: Тыңлап-тыңлап та, аңламассыз, Карап-карап та, күрмәссез. Изге язмада язылганча: «Бүгенге кѳнгә кадәр Аллаһы аларны сизмәүчән итте, аларга күрми торган күзләр һәм ишетми торган колаклар бирде». Аларның күзләре күрмәс ѳчен томалансын, аркалары гомер буе бѳкрәйгән хәлдә калсын». Киресенчә, «бүген» дигән сүз әле гамәлдә булганда, сезнең берегез дә, гѳнаһ алдауларына бирелеп, киреләнмәсен ѳчен, бер-берегезне һәр кѳнне дәртләндереп торыгыз.
Выбор основного перевода