38
Ә Ул Зәйтүн тавыннан тѳшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре шатланышып, кѳчле тавыш белән, үзләре күргән барлык кодрәтле могҗизалар ѳчен:– Патша, Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк!Күктә – тынычлык, югарыда – данлау! –дип, Аллаһыны данлый башладылар.
– Күкләрдәге Аллаһыга дан!Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек! –дип Аллаһыны данладылар.
Инде тыңлагыз: сезнең Изге йортыгыз ташлап калдырылыр. Мин сезгә әйтәм: «Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк!» – дип сез әйтер вакыт җитми торып, Мине күрмәссез.
Чѳнки Мәсих безгә татулык алып килде, Ул яһүдләрне һәм яһүд булмаганнарны да бер итте, Үз тәне белән аларны аерып торучы дошманлык киртәсен җимерде.