Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуннан соң Гайсә халык тѳркеменә әйтте:– Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Мин һәркѳнне Аллаһы Йортында утырып ѳйрәттем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. Бу хакта баш руханилар һәм канунчылар ишеткәч, алар Гайсәне һәлак итү әмәлен табарга тырыша башладылар. Чѳнки бѳтен халык Аның ѳйрәтүен таң калып тыңлаганга күрә, алар Аннан курыктылар. Кѳндезләрен Гайсә Аллаһы Йортында ѳйрәтә, ә кич җиткәч, аннан китеп, тѳннәрен Зәйтүн тавы дип аталган тауда үткәрә иде. Мин һәр кѳнне сезнең белән бергә Аллаһы Йортында булдым һәм сез Миңа кул күтәрмәдегез; ә хәзер – сезнең вакыт, караңгылык хакимлек итә. Муса сезгә канун бирде түгелме? Ә сезнең берегез дә аны үтәми. Ни ѳчен Мине үтерергә йѳрисез? Гайсә аңа:– Мин дѳньяга ачык сѳйләдем. Һәрвакыт яһүдләр җыела торган гыйбадәтханәдә һәм Аллаһы Йортында ѳйрәттем һәм яшеренеп һичнәрсә сѳйләмәдем. Алар Гайсәне кулга алырга теләделәр, ләкин Аны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыктылар. Гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, яһүд башлыклары Гайсәне кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. Шуңа күрә алар Аны калдырып китеп бардылар. Шундук баш руханилар һәм канунчылар, Ул сѳйләгән гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, Аны кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. Баш руханилар һәм канунчылар халыктан курыкканга, алардан яшерен рәвештә, Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр. Яһүдләр Аны шимбә кѳнен бозуы ѳчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үземнең Атам дип атап, Үзен Аллаһыга тиңләгәне ѳчен дә үтерергә теләделәр. Алар Гайсәне тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чѳнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде әле.
Выбор основного перевода