Гайсә, аларны калдырып, шәһәрдән Бәйтәниягә китте һәм тѳнне анда үткәрде.
Алар Иерусалимга бара торган юлдан баралар иде. Гайсә алда барды, шәкертләре хәйран калган хәлдә, ә артларыннан баручылар куркынган хәлдә иделәр. Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, Үзе белән нәрсә буласы хакында сѳйли башлады.
Гайсә, унике шәкертен янына чакырып алып, аларга әйтте:– Без Иерусалимга менеп барабыз, һәм пәйгамбәрләр тарафыннан Адәм Улы хакында язылганнарның барысы да тормышка ашачак.
Кѳндезләрен Гайсә Аллаһы Йортында ѳйрәтә, ә кич җиткәч, аннан китеп, тѳннәрен Зәйтүн тавы дип аталган тауда үткәрә иде.