Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзеңә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенең балаларын канаты астына җыйган кебек, Мин дә синең кешеләреңне ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез! Ә Гайсә:– Боларның һәммәсен да күрәсезме? – диде. – Шуны белегез: монда таш ѳстендә таш калмаячак, барысы да җимереләчәк! – Син бу зур биналарны күреп, таң калдыңмы? – диде Гайсә. – Монда таш ѳстендә таш калмаячак, барысы да җимереләчәк! – Раббыны, Исраилнең Аллаһысын, данлыйк,чѳнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте, – Килер кѳннәр, сез монда күргәннәрнең берсеннән дә таш ѳстендә таш та калмаячак, барысы да җимереләчәк. Шунда Гайсә аларга:– Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын ѳчен, яктылык бар чагында йѳреп калыгыз, чѳнки караңгыда йѳрүче кая барганын белми. мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк кѳндә Аны данласыннар ѳчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз.
Выбор основного перевода