Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – һәм сезгә ачарлар. Тагын сезгә әйтәм: сезнең икегез җирдә, үзара килешеп, Күктәге Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны эшләячәк. Һәм догагызда ни генә сорасагыз да, әгәр ышансагыз, алырсыз, – диде Гайсә. Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: сез Аллаһыдан нәрсә генә үтенеп сорасагыз да, алганыгызга ышаныгыз, һәм сез алачаксыз да! Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чѳнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә. Безнең Аның каршында булган ышанычыбыз бар – без Аллаһының ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый.
Выбор основного перевода