Ул акчаларны кайтарып бирә алмагач, бурычын түләтер ѳчен, патша аның үзен дә, хатынын да, балаларын да, милкен дә сатырга әмер биргән.
Һәм дога кылып торган чакта, берәрсенә карата үпкәгез булса, Күктәге Атагыз сезнең гѳнаһларыгызны кичерсен ѳчен, үзегез дә һәммәсен кичерегез. [
Аек һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йѳри.
Шулай итеп, Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хѳкем кѳненә ничек сакларга икәнен белә.
Сез барлык кешеләргә хас булган сынауга гына дучар буласыз. Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рѳхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору ѳчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк.