Күк Патшалыгына Миңа: «Раббым! Раббым!» – дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк.
Раббы тарафыннан үзенә әйтелгән сүзләрнең тормышка ашачагына ышанган хатын бәхетле! – диде.
Мәрьям исә боларның һәммәсен күңеленә салып куйды һәм шул хакта уйлап йѳрде.
Ә Ул аларга:– Минем анам һәм туганнарым – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр, – дип җавап бирде.
Әмерләремне үтәсәгез, сез – Минем дусларым.