Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак. Чѳнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр.
Гайсә аларга әйтте:– Шәмне чүлмәк яки сәке астына куяр ѳчен алып керәләрмени? Юк, аны шәмдәлгә утыртып куялар.
Шәмне яндырып җибәргәч, савыт белән капламыйлар, сәке астына да куймыйлар. Киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен ѳчен, шәмдәлгә утырталар.