Шуңа күрә Мин сезгә пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен һәм остазларны җибәрәм. Берәүләрен сез үтерерсез, хачка кадакларсыз, башкаларын гыйбадәтханәләрдә камчылатып, шәһәрдән шәһәргә куарсыз.
Ә Аллаһының Зирәклеге барлык балалары тарафыннан хак дип исбат ителде.
Ә инде Аллаһы чакырып алганнар ѳчен, алар яһүдме, яисә грек булсынмы, Мәсих – Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге.
Аңарда зирәклекнең һәм белемнең бѳтен хәзинәләре яшеренгән.